Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Дин вә вөҗдан

Аллаһ кунагы булып

Рушат Солтанов хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклаша

2015 елдан Татарстан мөселманнарының хаҗын оештыру белән шөгылләнүче “Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Хаҗ” коммерцияле булмаган автоном оешмасы эшли. Узган елның октябрендә әлеге оешманың безнең райондагы агенты белән “Казаннан стандарт” программасы нигезендә хаҗны оештыру һәм озату буенча килешү төзедек, кирәкле документларны әзерләдек. Виза алу мәшәкатьләрен дә шушы оешма үз өстенә алды. Хаҗга әзерләнү дәресләрен – районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин, онлайн дәресләрне Яр Чаллы шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов алып барды (Мөхәммәт хәзрәт хаҗда безнең төркемнең җитәкчесе булды). Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга!

Кирәкле догаларны ятлап, хаҗ шартларын, анда башкарырга тиешле гамәлләр турында без, булачак хаҗилар, тулы мәгълүматлы булып бардык. Хаҗ кылучыга атап язылган юл күрсәтмәсе, табиблар әзерләгән киңәш-күрсәтмәләр, Кәгъбәтулла тирәли тәваф кылганда, Гарәфәт тавында укыла торган дога үрнәкләре тупланмасы хаҗга әзерләнгәндә һәм хаҗ вакытында бик зур ярдәмче булдылар. Казан халыкара аэропортында хаҗга баручыларны озату тантанасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов болай диде: “Сез – Аллаһы Сөбеханә вә Тәгаләнең яраткан бәндәләре, изге җиргә аның хөрмәтле кунаклары булып барасыз!” Чыннан да, без моны бөтен хаҗ буена тоеп яшәдек. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булды. Вакытында җыелып, Яр Чаллыдан йомшак автобуста аэропортка килдек, багаж, таможня контрольләрен җайлы гына үтеп, самолетта урын алдык. Расписаниедә күрсәтелгән вакытта очып, Мәдинә шәһәре аэропортында төштек. Тиешле контроль эшләре уңышлы тәмамланып, кондиционерлар эшләп торган автобуслар безне кунакхәнәгә китерде. Багажларны, безнең кулыбызга да тидермичә, аерым транспортта махсус кешеләр китерде. Моны кунакларга хөрмәт күрсәтү дими, ни дисең?!

Без урнашкан кунакханә Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи вә сәлләм нигез салган ән-Нәбәви мәчетенә бик якын урнашкан булып чыкты. Пәйгамбәр мәчете – искиткеч зиннәтле, зәвык белән эшләнгән турыпочмаклык рәвешендәге ике катлы корылма. Аның дүрт манарасы – 70-72 метрлы, калган алтысы 104 метр биеклегендә икән. Мәчетнең эчке һәм тышкы мәйданы 400500 кв. метрдан артып китә. Анда берьюлы 600 мең кеше намаз укый ала, хаҗ вакытында аларның саны 1 миллионга җитә! Пәйгамбәребез мәчете яшел гөмбәзе белән данлыклы. Аның астындагы Раудада (Җәннәт бакчасы) – Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһү галәйһи вә сәлләм һәм аның сәхәбәләре, соңыннан хәлифә булган Әбү Бәкер һәм Гомәр радыяллаһу гәнһе каберләре. Мәчет алдындагы мәйданда көндез, кайнар кояш нурларыннан саклау өчен, турыпочмаклык рәвешендәге 250дән артык чатыр урнаштырылган. Алар 143 мең кв. метр мәйданны каплый һәм шулкадәр матур! Мин аларны төрле төстәге күбәләк канатларына охшаттым. Кич, чатырларлар ябылганнан соң, алар мәчет мәйданын яктыртучы затлы баганаларга әверелә. Мәчетнең ишекләре 100гә якын. Яңа биналар төзелгән саен ишекләрнең саны да арта.

Пәйгамбәребез мәчетендә булу мөмкинлеге – хаҗилар өчен иң зур бүләкләрнең берсе. Мөселманнар өчен дәрәҗәсе буенча бу мәчет икенче урында тора, анда укылган намазларның савабы искиткеч зур! Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең хәдисе дә шуны раслый: “Пәйгамбәр мәчетендә укылган намаз әл-Хәрам мәчетеннән кала башка мәчетләрдә укылган мең намаздан хәерлерәк” (Бухари җыентыгында китерелә).

Мәдинә шәһәре тарихы, пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлләм исеме белән бәйле. Пәйгамбәребез биредә өй сала, янәшәдә мәчет төзи, соңгы көннәренә кадәр дәгъвәт кылып яши, шунда күмелә. Ул бу шәһәрдә яшәгән елларда Ислам шәригате кануннары формалаша, ислам дәүләтенең нигезе булдырыла. Мәдинә шәһәрендә 1,3 миллионнан артык кеше яши. Мәйданы 549 кв. километрдан артык. Бу шәһәрдә катгый шәригать кануннары һәм кагыйдәләре өстенлек итә. Изге кала санала. Монда килгән мөселман үзен тулысынча сакланган итеп тоя: аның гомеренә берни янамый һәм янарга да тиеш түгел. Бу изге урында сугышларга һәм үтерешләргә юл куелмый. Биредә җимерүләрнең бөтен төре тыелган.

Мәдинә шәһәренең тарихи урыннарында булган, монда яшәгән дүрт көн эчендә алган тәэсирләрдән, дөньяның төрле илләреннән килгән мөселман кардәшләребез белән аралашудан, алар белән янәшә басып намаз укудан күңел халәтенең үзгәрә баруына тагын да яңа кичерешләр, тәэсирләр алып, гомрә үтәр өчен тиешле таләпләрне үтәгәннән соң, ихрам киемнәрен киеп, ниятләрне, аннан соң әт-тәлбия зекер әйткәч, автобуста изге Мәккә шәһәренә юл алдык. Ихрам халәтендә бик күп тыюлар бар, аларны бозарга ярамый. Моңа хаҗга әзерлек дәресләре вакытында остазларыбыз да зур игътибар бирә, төркемебез җитәкчесе дә тыелганнарны искәртеп, искә төшереп торды. Мәккәгә ихрам халәтендә генә керергә рөхсәт ителә.

Тирә ягында ком-таш булган, төрле биеклектәге соры таулар сузылган, кызу кояш кыздыручы Мәккәгә кадәр 450 чакрым тирәсе асфальт юлдан барабыз. Шушы кадәр кызуда асфальт ничек эреп акмый икән?! Кызыксынуыбызның чиге юк, күзләре тәрәзәдән алмыйбыз. Без күреп гадәтләнгән яшеллек юк! Юл буе тауларны җимереп, ташларны ваклап, тигез мәйдан ясау күренешләре, корылмалар төзүләрен күрү гарәпләр үтә дә кырыс климат шартларында да территорияне үзләштерергә, икътисадка уңай йогынты ясаучы төзелешләр алып барырга һәм яшел зоналар булдырырга планлаштыра дигән фикер тудырды. Юл буенда анда-санда күренүче дөя көтүләре беркемне дә битараф калдырмады. Арада гомерендә беренче тапкыр дөя күрүчеләр дә булгандыр, шулай да йөзләрчә чакрым юл үтеп, тау-таш, ком арасында тере җан иясе күрү шатлыгы ныграк тәэсир иткәндер, минемчә. Юл буе бер сорау тынгы бирмәде: меңнәрчә ел шундый шартларда ничек яшиләр? Ирексездән күңелне илебез, туган җиребез белән горурлану, шөкерана итү хисләре биләп алды. Без Татарстанда яшәү-

челәргә һәр төр нигъмәт Аллаһ Раббыбыз тарафыннан мулдан бирелгән. Суы, һавасы, уңдырышлы туфрагы, җиле, яңгыры, хәтфә болыннары, урман-кырлары, челтерәп аккан чишмәләре, боргаланып аккан елгалары санап бетергесез. Җир асты байлыкларын әйткән дә юк! Кадерен белеп яшә дә яшә генә!

Әлеге шактый озын юлда барчабыз бергә тәкъбир, тәлбия әйтергә дә онытмадык. Ул авазлар автобуста әледән-әле яңгырап торды. Әнә шулай тирә-якны күзәтеп, хаҗ гамәлләре кылып, Мәккә шәһәренә килеп җиттек. Төркемебез җитәкчесе Мөхәммәт хәзрәт Мәккә шәһәрендә беркем дә адаша алмый дип белдерде. Моның өчен алшартның булуын әйтеп, нечкәлекләренә тукталды. Мәккәдә әл-Хәрам мәчетенә терәп салынган Әбраҗәл әл-бәйт комплексы бар икән. Ул – биеклеге буенча дөньяда дүртенче урында торучы корылма. 120 катлы бу мәһабәт бинаның башнясының биеклеге – 600 метр тирәсе. Башняга 400 метр биеклектә дөньядагы иң зур сәгать урнаштырылган. Аның авырлыгы – 21 тонна, диаметры – 43 метр. Сәгать телләренең озынлыгы гына да – 17-22 метр! Сәгать башняның дүрт ягына да куелган. Төнлә аның уклары яктыртыла, азан вакытында түбәсендәге ай һәм ул урнаштырылган башня очы яшел төскә кереп яна. Намаз вакыты җиткәнне белдереп сәгать суга. Ул көндез дә, төнлә дә хаҗиларга намаз вакытын искәртүче һәм Кәгъбәтулла юнәлешен күрсәтүче маяк булып тора. Аның циферблаты Мәккәнең теләсә кайсы ноктасыннан 12-17 чакрым ераклыктан да күренә. Без моның шулай булуын үз күзләребез белән күрдек.

Мәккәгә килүгә кунакхәнәгә урнаштык. Монда безне көтеп алган якын туганнарыдай каршы алдылар. Кунакхәнә фойесена керә-керешкә сый-хөрмәт тулы өстәлләр янына чакырдылар, һәркайсыбызга бүләкләр мулдан тутырылган пакетлар бирделәр. Мәккәгә аяк басу болай да дулкынландырган иде. Мондый игътибар күрү Илфар хәзрәтнең безне озатканда әйткән сүзләрен кабат искә төшерде. “Я Раббым, гап-гади колыңа хаҗ гыйбадәтләре кылырга насыйп иткәнең, шундый кадер-хөрмәт күрсәткәнең өчен мең-мең рәхмәт Сиңа!” – дип, күз яшьләре аша да кабатладык. Мин генә түгел, барлык юлдашларым да шундый халәт кичергәндер. Алга таба хаҗның фарыз һәм сөннәт гамәлләрен үтәгәндә Аллаһ ярдәмен тою, безне кояшның көйдергеч нурларыннан саклар өчен, гарәп кардәшләребезнең – чатырлар, сусауны басар өчен һәр адымда салкын су, җиләк-җимеш, азык-төлек тәкъдим итүләре өчен шөкерана булып, күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен бик күп тапкырлар кабатларга туры киләчәген ул вакытта әле белми идек.

Дәвамы бар.

Рушат Солтанов, хаҗи.

Фото – Р.Солтановның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев