Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Сез иң күркәм кеше булгансыз

Гыйзетдиновлар гаиләсенә 1943 елның җәендә тагын бер кара кәгазь килә. Белгород өлкәсе Ивня районында барган бәрелешләрнең берсендә Зәкәриянең энесе – 18 яшьлек Фәхранур да һәлак була.

Зәкәрия сугыштан әйләнеп кайта алмый. 1942нче елның 11 февралендә лейтенант Гыйзетдинов Зәкәрия Гыйзетдин улы тиңдәшсез сугышларның берсендә батырларча һәлак була. Аңа нибары 22 яшь була. 1996 елда чыккан “Хәтер” китабында мондый юллар бар: “Газетдинов (фамилиясе шулай язылган) Зәкәрия Газетдин улы, 1920, Тегермәнлек ав., Мөслим РХК. 11.02.1942 һәлак булган, Калуга (Тверь) өлк., Плоскошь р-ны, Опоки ав. җирл.”. 
Гыйзетдиновлар гаиләсенә 1943 елның җәендә тагын бер кара кәгазь килә. Белгород өлкәсе Ивня районында барган бәрелешләрнең берсендә Зәкәриянең энесе – 18 яшьлек Фәхранур да һәлак була. Ул Ивня районы Крапивенские дворы авылында җирләнә (“Хәтер” китабында Тагиров Фахринур Тагирович (Тазетдинович) дип бирелгән. Бу кайгыларны кичергән ата-анага Ходай Тәгалә нинди сабырлыклар биргәндер!

Туган якка кайту

Бердәнбер улы Галимҗанның хәбәрсез югалуы Зәһирә абыстайны аяктан ега. Кайгыдан гаҗизләнгән ана кызын авылга кайтарта. Сәлимәне Тегермәнлек башлангыч мәктәбенә мөдир итеп билгелиләр. Бу – 1942-43 уку елы. Мөдир буларак барлык эш: икешәр класс укыту өстенә, мәктәпкә кышлык утын әзерләү, ремонт ясату, күрсәтмә әсбаплар табу, әзерләү эшләре дә аның карамагында. Әле “Чишмәле” колхозының партия оешмасы секретаре (әлбәттә, өстәмә эш) да була. Агитатор, заем компаниясендә, сугышчыларга җылы киемнәр җыйнап, фронтка посылкалар әзерләп озатуда башлап йөри. Җәйге каникул исә колхоз кырларында үтә. Тегермәнлектә 1951 елга кадәр эшли ул. Бу вакытта ул инде ир хатыны. Фронттан яраланып кайткан Габдрәүф абый Халиков белән язылышып яши башлыйлар, бергәләп балалар укыталар.

1951 елның августыннан башлап гаилә Тугаш башлангыч мәктәбендә эшли башлый. Алты ел рәттән шушы мәктәптә тырыш хезмәт куя Сәлимә апа. Элек укытучыларны күчереп йөрткәннәр бит. Әмма гаиләле хатынны ни өчен икенче мәктәпкә җибәргәннәрдер? Чоры шундый булганмы, әллә башка сәбәпме? Ни булса да булган, 1957 елда аны Атлас башлангыч мәктәбенә укытучы, мәктәп мөдире итеп җибәрәләр. Сәлимә апа, күзләре тәмам күрмәскә әйләнгән әнисен үзе белән алып, тагын юлга кузгала. Монда аңа яңа мәктәп бинасы салдыру бурычын йөклиләр. Өч ел дигәндә мәктәп төзелеп бетә. Әйтергә генә җиңел! Мәктәп кадәр мәктәпне өч ел эчендә өлгертү – хатын-кыз өчен гаять авыр эш. Монда да Сәлимә апаның тырышлыгы, кешеләр белән эшли, җиңел аралаша, үз сүзенә ышандыра белү сәләте ярдәм иткәндер. Әмма Сәлимә апа үзенең истәлекләрендә болай дип искә ала: “Кызганычка каршы, Атлас авылы бетәчәк дип, мәктәпне Ташлыярга сүтеп алып киттеләр. Хезмәтем югалганга хәзер дә әрним!” Куйган хезмәтләреңнең үзең исән чакта ук күз алдыннан югалуы бик авыр, билгеле!

1960 елдан Сәлимә Уразманова ире, сугыш ветераны Габдрәүф Халиков белән Мәлләтамак мәктәбендә эшли башлый.Сәлимә апа монда да башлангыч классларда укыта.

1965-66 уку елында Нарат Асты башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 5 класска Мәлләтамак урта мәктәбенә килдек. Бу вакытта мәктәп, сигезьеллыктан уртага әйләнеп, яңа бинада эшли иде (кызганыч, хәзер бу бина да, ташландык хәлдә булып, юл өстендә диярлек күңелне әрнетеп таралып ята). Без Сәлимә апа укытып чыгарган класска килеп кушылдык. Сәлимә апа укытудан китеп, интернатта тәрбияче булып эшли башлаган иде. Әмма укучыларының хәлен белеп чыгарга вакыт таба иде. Тәнәфес вакытларында: “Хәлләрегез ничек, бәбкәйләрем? Укып буламы?” – дип, балаларның башларыннан сыйпап чыгып китә иде. Сәлимә апаның баласы булмады. Шуңа күрәдер һәр укучыга үз баласы итеп карады. Бервакыт Тегермәнлеккә җиңгәсе Мәрьям апаларга кунакка килгәч, безгә дә кереп утырды. Шунда каенанама, баласыз калуына бик үкенеп, гомер буе кимсенеп яшәвен әрнеп сөйләде. 1942 елның кыш уртасында әнисе Зәһирә абыстайның утыны бетә. Бу вакытта Сәлимә апаның башка авылда эшләп йөргән чагы. Ялга кайткан бер көнне ындыр артларында үсеп утырган берничә еллык тупыл агачын әнисе белән бергәләп кисәләр.

– Аркылы пычкыны тартышырга ирләр юк, бала-чага болай да хәлсез. Ничә сәгать кискәнбездер. Салкын өйдә әнкәйне катырып үтерәсе килми бит. Аз булса да утынлы булдык, әмма шуннан соң эчем, билем авыртып бик озак җәфаландым. Шунда бик нык салкын тидергәнмен, мөгаен. Пычкы тартырга уңайлы дип, кар өстенә утырып кистем бит, – дигән иде.

Салкын белән бәйле выкыйга Атлас мәктәбен төзеткәндә дә була. Кышның бик салкын бер көнендә Бөгелмәгә түбәлек шифер алырга китә ул. Шуннан кайтканда аякларын өшетә. Болар барысы да хатын-кыз сәламәтлегенә тәэсир итми калмагандыр, билгеле. 
(Ахыры бар).

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.

Сәлимә Уразманова./ Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев