Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Чиста Мөслим

Укучылар тәртип ярата

Олы Чакмак мәктәбендә эшләүче “Экодобро” экология отрядына 2010 елда нигез салынган. Волонтерлар отрядын Миңнур Нәгыймова җитәкли.

Олы Чакмак мәктәбендә эшләүче “Экодобро” экология отрядына 2010 елда нигез салынган. Волонтерлар отрядын Миңнур Нәгыймова җитәкли.

– Мәктәбебезнең экология отряды бик күп бәйгеләрдә катнаша. “ЭкоЯз”, “Татарстан. Чиста булачак!” “Эквест” чараларында да сынатмыйбыз. Отряд җитәкчесенең бу юнәлештәге эшчәнлеге аның табигатькә якын фәннәрне укытуына да бәйледер. Миңнур Нәгыймова, педагог-оештыручы булудан тыш, музыка, технология, рәсем дәресләрен дә укыта. Мәктәбебездә бер генә укучының да экологиягә бәйле чаралардан читтә калганы юк, – ди Олы Чакмак мәктәбе директоры Наилә Шәфигуллина.

Олы Чакмак мәктәбендә 31 укучы белем ала. Алар барысы да экология юнәлешендәге эшчәнлеккә җәлеп ителгән. Экология түгәрәгенә йөрүчеләр, волонтерлар отряды, төрле проектлар әзерләп, фәнни-тикшеренү эшләре белән экологик конференцияләрдә чыгыш ясый. 

– Олы Чакмак авылы әрәмәлек һәм урман поласалары белән әйләндереп алынган, экологик яктан чиста авыл булып исәпләнә. Чисталык булдыруда мәктәп укучыларының да, авыл халкының да өлеше зур. Су буйларын, әйләнә-тирәбезне чиста тотарга өйрәнгән балалар киләчәктә дә табигать сагында торачак, – ди Миңнур Нәгыймова.

Гөлия Гарипова җитәкчелегендә “Экология безнең тирәдә” түгәрәге дә, “Үсеш ноктасы” үзәге дә уңышлы гына эшли.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел 30 апрель санында укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев