Елгалар турында
Елгалар – табигый юлы буенча агып, бассейннарының җир өсте сулары агышы һәм җир асты сулары агышы хисабына туена торган су агымнары.
Һәр елга үзенең кушылдыклары белән бергә елга системасын хасил итә. Җәйге су кимү чорында елгаларда су биеклеге күпкә кими, кайберләре, бигрәк тә Көнбатыш Кама аръягында, кибә. Көзен су биеклегенең берникадәр күтәрелүе күзәтелә, нигездә, ул парга әйләнүнең кимүе һәм транспирация (көзге явым-төшемнәр грунт сулары запасын тулыландыруга китерә) хисабына керә. Кышын елгаларда тотрыклы саегу күзәтелә, бу чорда елгаларны туендыручы җир асты сулары запасы акрынлап кими бара. Үзендә эрегән тозларның составы буенча сулар, нигездә, гидрокарбонат-хлоридлы-кальцийлы һәм гидрокарбонат-сульфатлы-кальцийлы типта. Территориянең күпчелек өлешендә суның минеральләшүе – 250-500, урыны белән 500-750 мг/л га кадәр җитә. Суның болганчыклыгы уртача – 440 г/л, җиңел юылучан балчыклы мезозой токымнары булган Көньяк Идел алды өлешендә 1500 г/л га кадәр һәм аннан да югары була.
Фото - Изображение от pvproductions на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев