Бу кызыклы

Бу кызыклы

Таштан ясалган китап Абхазиядә саклана. Библия сюжетлары тупланган бу китапның күләме – 20 бит. Гиннесның рекордлар китабына кергән иң кечкенә китапның зурлыгы — 0,9×0,9 мм. Ул 1996 елда Омск шәһәрендә нәшер ителгән. Дөньядагы иң зур китап – Кодекс Гигас (Codex Gigas) – кул-дан язылган кануннар җыентыгы. Төпләмәнең озынлыгы – 92 см, иңе — 50 см. Китапның калынлыгы – 22 см.

Баланы укырга өйрәтү өчен иң кулай вакыт – 4-6 яшь. 6-7 яшьтән соң бу күпкә авырлаша. Электрон китап ясауга этәргеч биргән беренче яссы компьютер 1996 елда АКШта барлыкка килә. Өлкән буын кешеләре уртача атнаның 6 сәгатен китап укуга багышлый. Китап сатып алучыларның күбесе –  45 яшьтән өлкән кешеләр. Китап сатып алучыларның 68 проценты – хатын-кыз.
 Кешеләрнең 95 проценты бик әкрен укый – минутына уртача 180-220 сүз (бер битне 1-2 минут-та). Акрын укыганда – 60, тиз укыганда – 80 процент кеше китапта нәрсә язылганын дөрес аңлый. 
Аудиокитап – теге яки бу әсәрнең актер  яки автор тарафыннан укылып, тавыш яздыру форматларында сакланган варианты. Текстка шулай ук төрле му-зыкаль бизәлешләр дә өстәлергә мөмкин. Чыгу датасы төгәл билгеле булган беренче китап “Псалтырь” дип исәпләнә. Ул 1457нче елның 14 августында Иоганн Фуст һәм Петер Шеффер тарафыннан чыгарылган.

 


Нет комментариев