Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
24 август. Фирдәвес шулай эшли
М. Горький исемендәге колхоз шоферы Фирдәвес Маликов узган елгы урып-җыю күрсәткечләре буенча районда беренчелекне яулаган иде. Ярыш алдынгысы быелгы уракта да бик яхшы эшли. Ул прицеп тагылган ЗИЛ-555 машинасы белән Вәли Латыйпов җитәкчелегендәге звенога хезмәт күрсәтә. Звено составында – 5 комбайн. Фирдәвес ындыр табагына көн саен 950-1100 центнер бөртек кайтара. Чагыштыру өчен тагын бер сан: хуҗалык буенча 12 мең центнер чамасы ашлык суктырылды. Аның 5 мең центнердан артыгын басудан Ф.Маликов алып кайтты.
Ә. Мирзаһитов, партком секретаре.
Сәхифәне Фәридә Гайнетдинова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев