Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне Мөслимдә

1973 ел. Урманчылар бишьеллыгы Усы урманчылыгы. Яз көне киселгән участокларда 72 һәм яр буйларына, сазлык урыннарга 12 гектар урман культуралары утыртылды. 103 гектар урман кисү өчен хәзерләнде. Тәрбияләү максатыннан 146 гектар яшь үсенте, 363 гектар урман сирәкләнде. Район хезмәт ияләре, оешмалар өчен 6,5 мең погонный кубометр агач материалы хәзерләнде. Җигүле транспорт өчен 500 чана, 450 комплект арба тәгәрмәчләре, 530 данә дуга, күп санда хуҗалык инвентарьлары эшләделәр. Ф.Гәрәев.

Урманчылар бишьеллыгы

Усы урманчылыгы. Яз көне киселгән участокларда 72 һәм яр буйларына, сазлык урыннарга 12 гектар урман культуралары утыртылды. 103 гектар урман кисү өчен хәзерләнде. Тәрбияләү максатыннан 146 гектар яшь үсенте, 363 гектар урман сирәкләнде. Район хезмәт ияләре, оешмалар өчен 6,5 мең погонный кубометр  агач материалы хәзерләнде. Җигүле транспорт өчен 500 чана, 450 комплект арба тәгәрмәчләре, 530 данә дуга, күп санда хуҗалык инвентарьлары эшләделәр. 
Ф.Гәрәев.

20 сентябрь
СССР Верховный Советы Президиумы Указы нигезендә Бөтенсоюз социалистик ярышында ирешкән уңышлары һәм 1972-1973 елларның кышкы чорында терлекчелек продуктлары җитештерү һәм хәзерләүне арттыру буенча йөкләмәләрне үтәүдәге хезмәт батырлыгы өчен М.Вахитов исемендәге колхозның ферма мөдире Гыйльметдинова Мөнирә Әсгать кызы – Ленин ордены белән, “Кызыл Октябрь”колхозы бозау караучысы Нәгыймова Бибинур Фәрди кызы, Куйбышев исемендәге колхоз бригадиры Талипов Әмир Талип улы Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнде. 

20 сентябрь
Орлык калибрлыйбыз
“Мөслим” совхозында быел барысы 15 мең центнердан артык бөртекле-кузаклы культуралар орлыгы салып куелды. Хәзер совхозның һәр өч бүлекчәсендә аны калибрлау башланды. Эш өч сменада бара. Звено членнарына мораль һәм материаль кызыксындыру чаралары киң кулланыла. 
Ә.Харисов, партком секретаре. 
 
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев