Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне

Бу көнне

Бу рубрикада 1970нче елларда булган вакыйгалар яңартыла

7 апрель

Җиңү рапорты Шуган терлек симертү совхозы хезмәтчәннәре В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә социалистик ярышта яулаган җиңүләре турында рапорт бирделәр. Совхоз терлекчеләре  1 апрельгә ит җитештерү һәм дәүләткә сатуның бишьеллык планын үтәп чыкты. Дәүләткә 12670 центнер ит озатылды.
Ел ахырына кадәр өстәмә рәвештә тагын 350 тонна ит җитештереп дәүләткә тапшырырга карар иттеләр.
Н.Исмәгыйлов, совхоз директоры.


Күңелләр күтәренке Фрунзе исемендәге колхоз терлекчеләре дәүләткә 800 центнер сөт, 514 центнер ит, 186 мең данә йомырка сатарга планлаштырганнар иде. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә сөт сату планы – 200, ит сату – 102, йомырка сату – 106 процентка үтәлде.
Сыер савучыларыбызның хезмәтләре аеруча мактауга лаеклы. Терлекчеләр җитештергән сөтнең үзкыйммәте дә узган ел белән чагыштырганда шактый ким. Узган ел бер литр сөт 16 сум 36 тиенгә җитештерелсә, быел аның өчен 12 сум 82 тиен генә чыгым тотылды.
Ф.Шәрипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X