Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
4 ноябрь. Күмәк тырышлык нәтиҗәсе.
Район потребительләр җәмгыятенең автогаражы шоферлары ел саен зур күләмдә йөк ташыйлар. Быел ун айда алар пландагы 1104000 урынына 1356000 тонна-километр эш башкардылар, 14400 тонна төрле халык хуҗалыгы товарлары ташыдылар. Безнең предприятиенең табыш алу планы 270 проценттан артыгракка үтәлде. Социалистик йөкләмәләрне үтәүгә Марсель Пискунов, Виктор һәм Валерий Черновлар, Әсгать Кашапов, Азат Шакиров, Марат Хатбуллин, Сергей Кондратьев һәм башка шоферлар зур өлеш кертәләр. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча Әсгать Кашапов предприятиенең иң яхшы шоферы дип табылды.
К. Хәсәнов, автотранспорт предприятиесе начальнигы.
Фото – «Мөслим-информ»
Нет комментариев