Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
16 октябрь. Хезмәт рапорты
Киров исемендәге колхоз дәүләткә шикәр чөгендере һәм яшелчә сату планнарын уңышлы үтәде. Кабул итү пунктларына 30 мең центнер татлы тамыр һәм 1 мең центнер яшелчә озатылды. Планнан тыш 1 мең центнер шикәр чөгендере сатачакбыз. Бу җиңүгә Мөслим һәм Иске Вәрәш бригадалары колхозчыларының өлеше зур булды. Алар, һәр гектардан 200-180 центнер уңыш алып, дәүләткә 10823-12350 центнер продукция тапшырдылар. Уңыш тулысынча комбайннар ярдәмендә җыелды. Шикәр чөгендерен чистартуда һәм дәүләткә озатуда Мөслим урта, Вәрәшбаш сигезьеллык мәктәпләре коллективлары, Иске Вәрәш, Вәрәшбаш бригадалары колхозчылары һәм пенсионерлары күләмле көч куйдылар.
Э. Галимов, колхоз председателе.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Нет комментариев