Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана

10 август. Ашлыкны – дәүләткә.

Басу – ындыр табагы – элеватор конвейеры төгәл ритм белән алып барыла. Комбайннан кайткан ашлык шунда ук орлык эшкәртү агрегатлары аша уза һәм дәүләткә озатыла. Бу эштә шоферлар М. Якупов, М. Фәтхиев, Р. Хатыйпов, И. Хатыйпов иптәшләр зур өлгерлек күрсәтәләр. Аларны һәрчак Мәлләтамак – Мөслим юлларында очратырга була. Дәүләткә 5500 центнер ашлык тапшырылды инде. Хәзер дә көн саен Ватаныбыз амбарларына гәрәбәдәй йөзләрчә центнер бөртек озатыла. Эш шушы темп белән барганда, ашлык сату планын үтәячәгебезгә шик калмый.

М. Сәлахова. “Кызыл Октябрь” колхозы.

Фото – «Мөслим-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев