Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
22 июнь. Күп булыр.
XXII партсъезд исемендәге колхоз хезмәтчәннәре терлек азыгы хәзерләүне уңышлы дәвам итәләр. Һәр ир кеше җәмәгать маллары өчен – 15, ә хатын-кызлар 10ар центнер кычыткан әзерләргә булган иде. Терлек азыгы базасын тулыландыруга “Мелиорация”- нең район берләшмәсе, район Советы башкарма комитетының капиталь төзелеш бүлеге коллективлары да зур дәрт белән тотындылар. Берләшмә работниклары кычыткан әзерләүдә зур тырышлык куялар, массаны үзләренең техникасы белән ташыйлар. Төзелеш бүлеге хезмәткәрләре исә яфрак та, кычыткан да туплыйлар. Шефларыбыз бүгенге көнгә 23 центнер кычыткан һәм 4,5 тонна яфраказык әзерләделәр.
М. Смелова.
Фото – «Мөслим-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев