Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1982 елны булган вакыйгалар кабатлана
11 февраль. Коллектив үр яулый
Дусай товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы уңганнары узган ел һәр сыердан 2574 килограмм сөт савып алдылар. Бу ел да уңышлы башланып китте. Савымчылардан ярыш маягы, яшь коммунист Гөлфия Нәҗмиева, терлекчелектә бай тәҗрибә туплаган коммунистик хезмәт ударнигы Рәйсә Вилданова аеруча югары күрсәткечләргә ирешәләр. Алар группасыннан көн саен һәр сыердан 7-7,2 килограмм сөт савып алына. Өлкән савымчы, яшьләрнең остазы Рәйсә Гафурова да алгы сафта атлый. Ул тәрбияләгән сыерларның һәркайсы 7 килограммга якын сөт бирә.
Ф. Закиров, “Урал” колхозы.
Фото – Мөслим-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев