Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
30 ноябрь. Отряд эштә.
“Сельхозтехника”ның район берләшмәсе каршындагы механикалаштырылган отряд киләсе уңыш өчен эшли. Бу айда коллектив “Шуган” совхозында органик ашлама чыгара. Аның составында 2 бульдозер, 2 үзтөягеч һәм 14 трактор бар. Безнең механизаторлар хуҗалык кырларына 8000 тонна ашлама ташыдылар инде. Ф. Фәттахов үзенең ДТ-75е белән колхоз-совхозлар басуларына 1300 тонна диярлек ашлама чыгарды. Р. Миргаләев исәбендә – 1000 тоннага якын органика.
М. Вәлиев, баш инженер.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев