Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
1978 ел. 30 сентябрь
Күмәк көч белән
Яңгырлар шикәр чөгендере алуны шактый кыенлаштырды. Шуңа да карамастан, Куйбышев исемендәге колхозда уңыш җыю торган саен киңрәк колач ала бара. Коммуна басуында чөгендер механикалаштырылган юл белән алынып бетте. Покровкада звено җитәкчесе Илгиз Гыйзетдинов бу эшне төгәлләп килә. Күбәк бригадасы чөгендер басуында урта мәктәпнең производство бригадасы эшли. Укучылар 15 гектарлы мәйданда татлы тамырны үзләре алып, үзләре үк кисеп тапшыралар. Уртак тырышлык белән хуҗалык буенча 75 гектарда чөгендер алынды.
Н.Галиева
Фото: «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев