Бу көнне Мөслимдә
Бу рубрикада 1978 елны булган вакыйгалар кабатлана
11 февраль. Иң төз – механизатор
Бишенче февральдә “Маяк” колхозының Олы Чакмак бригадасында авыл спортчылары арасында беренчелеккә ату ярышы булып узды. Бу чара Совет Армиясенең 60 еллыгына һәм Хәрби диңгез флоты көненә багышланган иде. Иң яхшы результатларга бригада мехнизаторы Әбүзәр Нәгыймов иреште, ул мөмкин булган 50 очкодан 41 очко җыйды. Кызлар арасында барган каты көрәштә Г.Шәрифуллина беренче урынны яулады. Икенче урыннарны Р. Шәрифуллин һәм Р. Фәсхиева алды. Ату ярышлары ату спорты буенча иң яхшы спортчыларны ачыкларга һәм әлеге спорт төрен үз итүче яңа катнашучыларны җәлеп итәргә ярдәм итте.
М.Зиннуров, ярышлар судьясы.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев