Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

1 август.

Вакытның кадерен белеп.

“Урып-җыю кызу темп алган бу көннәрдә безнең М. Горький исемендәге колхоз хезмәтчәннәре дә ашлык фронтының алгы сызыгында. Механизаторларыбыз тырышлыгы белән 700 гектар мәйданны биләгән арыш һәм 140 гектардагы борчакның уңышы югалтуларсыз җыеп алынды. Уручылар арасындагы социалистик ярышны 439 гектарның игенен теземнәргә салучы Т. Нуриев җитәкли. 1657-1615 центнер бөртек суктырган И.Мәҗитов, К.Әхмәтов, Җ.Сәетгәрәев – ярышка тон бирүчеләр. Сигезенче классны тәмамлап комбайн штурвалы артына утырган И. Фәтхетдиновның эш күрсәткече дә куанычлы. Үзенең “СК-5” комбайны белән 866 центнер бөртек суктырды.

 Р. Зиннәтуллина, механизация бухгалтеры.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев