Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

1970 ел Безнең бурычлар 1969 елда дәүләткә ит һәм йон сату планнарын гына үти алдык. Соңгы елларда механикалаштырылган зур тораклар төзүгә игътибар итмәдек. 1970 елда азык тарату һәм тирес чыгару эше тулысынча механикалаштырылган 200 башлык сыерлар, ана дуңгызлар торакларын һәм азык цехын эксплуатациягә бирүне планлаштырдык. М. Гыйлаҗев, “Мөслим” совхозы директоры хезмәтен башкаручы.

15 гыйнвар
Уңыш өчен походка!
ВЛКСМ райкомы карары белән көл, кош тизәге җыю, кар тоту буенча 10 январьдан удар айлык игълан ителде. Һәр ВЛКСМ члены кимендә 50 кг көл һәм 100 кг кош тизәге җыярга тиеш.
Безнең бурычлар
1969 елда дәүләткә ит һәм йон сату планнарын гына үти алдык. Соңгы елларда механикалаштырылган зур тораклар төзүгә игътибар итмәдек. 1970 елда азык тарату һәм тирес чыгару эше тулысынча механикалаштырылган 200 башлык сыерлар, ана дуңгызлар торакларын һәм азык цехын эксплуатациягә бирүне планлаштырдык.
М. Гыйлаҗев, “Мөслим” совхозы директоры хезмәтен башкаручы.
17 гыйнвар
1969 елда китапханәдән Ленин турында 2467 китап алып укылды. Г. һәм И.Гарипова лар, С.Пищальникова, Ф. Насретдинов Ленин турында 25-18әр китап укыды.
Асия Бәдретдинова, балалар китапханәсенең уку залы мөдире.
Эш сөйгәнне ил сөя
Өч ел да Вагыйз Әхмәтҗановның көче белән фермаларга терлекчеләр хезмәтен җиңеләйтүче шактый җайланмалар куелды. Азык кухнясы өлешчә механикалаштырылды. Автоэчергечләр кертелде. “Кайда авыр хезмәт, ул шунда”, – ди колхоз председателе З.Мирсәетов.
Н. Хөснуллина. Салауз-Мухан.
Чукмаргалинең белдерүләр тактасы
Культтоварлар һәм китап кибетләренә авторучкалар кайтты. Бәяләре – авторучканың үз бәясе + 1 лотерея билеты + 1 открытка + 1 китап. Киләчәктә һәр авторучкага уку-язу әсбапларының тулы бер комплектын яки радио, телевизор тагып сатуга керешәчәкләр.
Электр һәм газ плитәләреннән файдалануга тулысынча күчегез. Мөслим сельпосына быел керосин кайтарылмаячак, дигән хәбәр бар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев