Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне Мөслимдә

1973 ел. 29 сентябрь Дуңгызларга азык хәзерләү технологиясе Дуңгызларга азыкны дымлылыгы 60 процент булган катнашма хәлендә ашатырга кирәк.

22 сентябрь
Һәр семьяга – газета-журнал
Быел районда һәр мең 
кешегә 1255 данә газета-журнал таратыла. Аерым урыннарда ул тагын да күбрәк. Мәсәлән, Вәрәшбаш  элемтә бүлекчәсендә мең кешегә – 1323 экземпляр, Горбуновкада – 1322, Тат.Бүләрдә 1269 данә газета һәм журнал таратыла. Районыбызда чыга торган “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасын һәр йортка алдыру бурыч булып тора. 
Х.Шәмсетдинов,
КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире. 
Җиңүчеләр бүләк ала
“Иң яхшы кибет ” исеменә 2нче азык төлек кибете лаек булды. Аның сатучыларына күчмә вымпел тапшырылды. Райпо башлангыч партия оешмасы, райпо идарәсе һәм профсоюз комитетының берләштерелгән утырышы карары нигезендә 15 кеше Почет грамотасы белән бүләкләнде. 51 сатучыга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, 7 кешегә рәхмәт белдерелде. Өч кешегә “Совет потребительләр кооперациясе отличнигы” дигән мактаулы исем бирдек. 11 кеше коммунистик хезмәт ударнигы исеменә лаек булды. 
М.Ханов, райпоның кадрлар 
бүлеге мөдире. 
29 сентябрь
Дуңгызларга азык хәзерләү технологиясе
Дуңгызларга азыкны дымлылыгы 60 процент булган катнашма 
хәлендә ашатырга кирәк. 
Азыклар катнашмасын чүпрәләп яисә әчетеп ашатканда аларның организмда эшкәртелүе яхшыра. Ләкин артык әчегән азыкны дуңгызлар яратып ашамый. Әчелек 10 градус чамасы булырга тиеш. Азык нык әчегән булса, аңа чиста он яисә туралган тамыразыклар өстәп ашату яхшы. 
А.Ганиева,ветеринария врачы. 

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев