Бу көнне
Бу рубрикада 1978 елгы вакыйгалар турында языла.
22 апрель
Көтүлекләр тукландырыла
Куйбышев исемендәге колхоз игенчеләре культуралы көтүлекләрдән мул уңыш алу өчен көрәшәләр. Чәчүлекләр иртә яздан минераль ашламаларның тулы дозасын кертеп тукландырылды, тырмаланды. Беренче мөмкинлек туу белән сугару башланды. Бу эш белән Рифгать Нәбиев җитәкчелегендәге звено шөгыльләнә. Кыска гына арада 24 гектар мәйданда сугару үткәрелде. Җәйге чорда көтүлек җирләргә су белән минераль ашлама кертеләчәк.
Т. Солтанова, экономист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев