Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлап бирелә.

 

1989 ел, 6 апрель

Шундый егет яши

Альберт Тимашев – Яңа Усы авылында туып-үскән егет. Махсус белем алгач ул Мари Бүләр медпунктына кайтып эшли башлады. Бөтен авылыбыз белән сорап аны үзебезгә кайтардык. Менә бер ел инде, авылдашларының сәламәтлек сагында тора. Фельдшер һәр кешене ачык йөз белән каршы ала, ипле итеп хәл сораша, киңәшләрен бирә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына ашыга. Ул беркайчан да төпле сәбәбе булмыйча, район үзәгеннән ашыгыч ярдәм машинасы чакыртмас. Чөнки авыруга беренче ярдәм күрсәтү өчен үзендә сәләт, белем, осталык җитәрлек.

Р.Хафизова. Яңа Усы авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев