Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бу көнне Мөслимдә

Бу көнне

Бу рубрикада 1970 елда булган вакыйгалар кабатлана.

11 июнь
20-21 июньдә Сабантуй
20 июньдә колхозларда, 21 июньдә, якшәмбе көнне, район үзәгендә татар халкының традицион милли бәйрәме – Сабантуй үткәрелә. 
Программада: татарча көрәш, ат чабышлары, йөгерешләр, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышлары, халык уеннары, спорт ярышлары. Сабантуй бәйрәмен Совет Татарстанының 50 еллыгын лаеклы каршылау өчен урыннардагы комиссия членнары барлык оештыру чараларын күрергә тиешләр. 

Көтәбез!
Без 195 номерлы Олы Чакмак сайлау участогы бинасында. 
- Бина әзер, сайлауларны гына көтәбез, - ди участок председателе Зөфәр Госманов. 
Ул хаклы, бина яхшылап бизәлгән, яшерен тавыш бирү урыннары әзер, бюлллетеньнәр җитәрлек. Сайлау участогы комиссиясе членнары  инде күптән эш бүлешкәннәр һәм үз вазыйфаларын намус белән үтиләр.
Ф.Садриев

Сәхифәне Наилә  Сәлахова әзерләде.

Фото Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев