Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мөслим музеена тиңнәр юк

Миңа бик күп шәһәрләрнең, шул исәптән Казанның ике музеенда булырга туры килде. Күп кенә район музейларын да күрдем. 1970 елда Ульяновскида Ленин музеенда булдым. Берсе дә безнең Мөслим музеена җитми!

Мөслим туган якны өйрәнү музеенда берничә зал эшли. Бер залдагы күргәзмә, экспозицияләр Мөслим тарихына багышлана. Борынгы табылдыклар, җирлектә яшәүче хайваннарның карачкылары да шунда урнашкан. Этнография залы халкыбызның элеккеге тормышын күрсәтә. 30-40нчы еллар татар ихатасы, кибете күренешләре. Икенче катта совет чоры белән танышырга була. Экспозицияләр 1917- 1991 еллар тормышын сурәтли. Хәзерге Мөслим залында районыбыз үсешен күрәбез. Күргәзмәләр залында фотокартиналар урын алган. Мәдәният йортының өченче катында урнашкан әлеге күргәзмәне килгән саен карыйм. Бик матур! Шунда ук сәнгать, әдәбият дөньясында танылу алган күренекле якташларыбыз белән дә танышырга була. Батырлар йорты яшь буынга сугыш афәтен күрсәтә, патриотик тәрбия бирә. Музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршы ала, бик әйбәтләп аңлата. Музейга кергән саен керәсе килә!

Мөҗәһидан Мортазин. Исәнсеф

Фото - туган як музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев