Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Игелек уят!

“Мизгел” яшьләр үзәге каршында эшләүче “Игелек уят” волонтерлар отряды 2017 елда төзелә. Бүгенге көндә отрядта 45 кеше исәпләнә. Волонтерлар эшчәнлегенең төп максаты – җәмгыять файдасына ирекле хезмәт идеяләрен пропагандалау һәм социаль, экологик, гуманитар, мәдәни-мәгариф, агарту һ.б. проектларда катнашу аша социаль проблемаларны чишүгә җәлеп итү юлы белән әхлакый сыйфатларны үстерү.

Бүгенге көндә “Игелек уят” отряды төрле юнәлешләрдә эшчәнлек алып бара. Төрле социаль категорияләргә ярдәм итәбез: сугыш һәм хезмәт ветераннарының гаиләләренә бүләкләр илтәбез, картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрнең хәлләрен белешәбез, алар өчен төрле чаралар оештырабыз һ.б. Мәдәни чаралар, спорт ярышларын, иҗтимагый форумнар уздыру, “Хастаханә клоунадасы” проекты нигезендә уеннар, юмор аша район хастаханәсендә дәваланучы сабыйларның кәефләрен күтәрү дә бер эшебез булып тора.
Волонтерларыбыз патриотик юнәлештә дә эшли. Язгы-көзге чорда сугыш ветераннарының каберләрен чистартабыз. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган хәтер көннәрендә дә волонтерлар актив катнаша. Мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм җыйганда да үз өлешебезне керттек.
Волонтерлар белән “Яшел Мөслим”, “Чиста Мөслим” экологик ацияләренә чыгабыз, өмәләр оештырабыз, истәлекле урыннарны чистартуда, яшелләндерүдә катнашабыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне кисәтү йөзеннән мәгълүмати листовкалар, буклетлар таратабыз, акцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, туры эфирлар, төрле чаралар үткәрәбез. Волонтерлар эшчәнлеге белән таныштыру йөзеннән класс сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, яшь гаиләләр фестивальләре уздырабыз.
Волонтерлар үз вазыйфаларын намус белән башкара. “Мизгел” яшьләр үзәге рәхмәт йөзеннән волонтерларны экскурсияләргә, форумнарга алып бара, актив эшләүчеләрне бүләкли. Узган ел, мәсәлән, Ижау шәһәренең яшьләр үзәгендә, “Лада Ижевск” машина заводында, зоопаркта экскурсиядә булып кайттык. Ике иң актив кызыбыз Казанда узган волонтерлар форумында катнашты. Теләге булган һәркем волонтерлар хәрәкәтенә кушыла ала. 
Эльмира Гамирова,
“Мизгел” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.

Фото -“Мизгел” яшьләр үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев