Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьлеген корбан иткән

Тугаш авылында Бөек Җиңүгә өлеш керткән Вәсилә Вәҗиева яши. Ул – сугыш чоры баласы, сугыш ветеранының тол хатыны.

1941нче елның 20 маенда Тугаш авылында Вәҗетдин абый белән Мәрьям апа гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга аваз сала Вәсилә апа. Сугыш башланганда бер айлык сабый була ул. “Сугышның беренче көннәрендә үк, 1941 елның июнендә әтине сугышка алалар. Әни берүзе алты бала белән кала. 1943 елда 18 яше тулган олы абыебыз да сугышка алына. Әтигә дә, абыйга да туган авылларына кире әйләнеп кайту насыйп булмый, “хәбәрсез югалды” дигән кара мөһерле хатлар гына килә, – ди Вәсилә апа. – Балачак, яшьлек еллары бик авыр булды, хәерчелек, ачлык белән үтте. Тормыш алып бару өчен апаларым, кечкенә арба белән әрәмәдән тал алып кайтып, каз оясы, чабата үрәләр, әни шуларны күрше авылларга алып барып сата яки ризыкка алыштырып кайта иде. Бик авырлык белән булса да, 7 класс белем алып, 15 яшьтән терлекчелектә эшли башладым. Апалар бер-бер артлы үз тормышларын корды. Сәлимә апа, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан авылдашыбыз Зөфәр белән гаилә корып, ике кыз алып кайтты. Йорт җиткереп матур гына яшәгәндә, апабызны рәхимсез үлем арабыздан алып китте. Балаларның берсенә – 6, икенчесенә 3 яшь иде. Беркөнне җизни килеп: “Озак уйларга вакыт юк, сабыйларны ятим итеп булмый”, – дип, миңа тәкьдим ясады. 
Яшьлегемне корбан итеп, 21 яшемдә миннән 16 яшькә зур Зөфәр җизнигә кияүгә чыктым. Уртак кызыбыз һәм улыбыз туды. Балаларыбыз бертуган булып, ятимлек ачысын сизми үстеләр. Сугыш яралары эзсез калмады, 1975 елда Зөфәр бакыйлыкка күчте. Дүрт балама – әти, әни, күпне күреп, вакытсыз картайган әнкәйгә терәк булырга туры килде. Кешедән ким яшәмәскә дип авыр хезмәт тә башкардым. Балаларым да бик тырыш булды. Һәрберсе белем алып, үз юлларын табып, матур тормыш кордылар.”
Лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә иң авыр хезмәтләр башкара Вәсилә апа. Хезмәтен югары бәялиләр. Орден-медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнеп, атказанган колхозчы, хезмәт ветераны исемнәренә лаек була ул. Әнисен 93 яшенә кадәр тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бүгенге көндә төпчек улы белән кызы тәрбиясендә тормышына шөкерана итеп яши. Олы кызлары да хәлен белешеп, кунакка алып китеп, хөрмәт күрсәтеп торалар. 
Вәсилә әбинең язмышы бик гыйбрәтле. Бүгенге матур тормышыбыз өчен Вәсилә әби кебек меңнәрчә хатын-кызларга, тыл ветераннары батырлыгына һәйкәл куярлык. Алар алдында башыбызны иеп, рәхмәтебезне җиткерәбез.
Флүрә Мәхубрахманова.
Тугаш авылы.

Ф.Мәхубрахманова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев