Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һөнәр сайлауда ярдәм

Адәм баласының киләчәге сайлаган һөнәренә бәйле. Һөнәрне дөрес сайлап, яратып башкарганда, арытмый, ә иң мөһиме – җиренә җиткереп эшләп, туган җиргә һәм дәүләткә файда китерәсең.

Һөнәрдә ориентлашу айлыгында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары белән “Туган як” агрофирмасына экскурсиягә бардык. Агрофирмада укучылар гына түгел, үзем дә күп яңалык белеп, кызыклы мәгълүмат туплап, агрофирмадагы үзгәрешләргә сокланып кайттым. Тулаем өр-яңа технологияләр нигезендә эшләүче җитештерү җиһазларын күреп горурландым. Элекке белән хәзерге эш оештыру арасында – җир белән күк аермасы. “Туган як” агрофирмасы техник яктан бик бай. Рөхсәт белән укучылар техникага да утырып карады. Егетләр читтән генә карап тора димени?! Агрофирма механизаторлары техниканы эшләтеп күрсәтте.
Балалар складларда да булды. Орлыкны киптерү процессы, ашлыкның нинди юл үтүе турында мәгълүмат та бик кызыклы һәм файдалы булды. Әлеге экскурсия балаларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итәр, мондый очрашулар дәвамлы булыр, дип уйлыйм. 
Гөлчәчәк Рәхимова, 
Түбән Табын интернат-мәктәбе укытучысы.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев