Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бердәмлек һәм дуслык бәйрәме

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина инициативасы белән мәктәпләрдә “Марш сәгате” муниципаль проекты тәкъдим ителде. Проектның максаты – гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү, укучыларның стройда йөрү күнекмәләрен камилләштерү, дисциплинага өйрәтү.

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Мөслим лицеенда “Лицейның яшь патриотлары” җыр һәм строй смотр-конкурсы узды. Конкурс 1-4 сыйныф укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышлап оештырылды. Өлкән сыйныф укучылары ярдәмгә килде. Әти-әниләр ярдәме белән формалар әзерләнде. Музыка укытучысы Лилия Заянова һәр сыйныфка хәрби җырлар өйрәтте. Сыйныф җитәкчеләре зур җаваплылык белән укучыларны конкурска әзерләде. Болар барысы да тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Таһир Хатбуллин җитәкчелегендә башкарылды.
Смотр-конкурсны балалар түземсезләнеп көтте. Конкурста 11 команда катнашты. Укучыларның әти-әниләре дә килде. Бердәм формадан үзләрен чын солдатлар итеп тойган конкурсантлар тантаналы рәвештә залга үтте. Кунакларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Хәбибуллина һәм лицей директоры Чулпан Әхмәтшина сәламләде. Яшь армиячеләр залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флагларын кертте, дәүләт гимннары яңгырады. РФ халык мәгарифе отличнигы, ТР физик культура һәм спорт отличнигы Альберт Иванов, әфган сугышы ветераны Алмаз Мирзаянов, Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын Күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин составындагы таләпчән жюри укучыларның киенү формасына, стройда йөрү дисциплинасына, бердәмлегенә, командирның рапорт бирүенә, хәрби җыр башкаруларына бәя бирде һәм балаларның смотрга әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды.
Чара бер сулышта узды. Дулкынлануларына карамастан, барлык сыйныфлар да яхшы әзерлекле булуларын күрсәтә алды. Смотр-конкурс ахырында 2а сыйныфы укучысы Язилә Вәлиева әтиләргә багышлап җыр башкарды, 6а сыйныфы укучысы Дияз Әхмәтҗановның сугышта һәлак булганнарга багышланган җырын тамашачылар басып тыңлады. Чараның иганәчеләре – мәгариф идарәсенә, спорт мәктәбенә, ата-аналар Эльза Ибраһимовага һәм Елизавета Низамовага рәхмәтебезне җиткерәбез. Җыр һәм строй смотр-конкурсы ярыш кына түгел, дуслык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Киләчәктә конкурс лицейның күркәм традициясенә әйләнер, дип уйлыйбыз.


Ләйсән Яхина, Мөслим лицее  директоры урынбасары.

Фото – Мөслим лицее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев