Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Зиратларыбыз караулы

Зиратларны карап тоту безнең бурычыбыз булып тора.

Шушы көннәрдә Катмыш авылы зиратында да күләмле эшләр башкарылды. Авыл зиратына яңа койма тотылды. Гомер буе эретеп ябыштыручы һәм шофер булып эшләгән Рифкать Зиннуров уникенче ел зиратны карап тота.

– Бу җәйдә зиратка урам юлы яклап 140 метр озынлыкта евроштакетник тотылды. Бертуган Наил, Рафис һәм Марат Миңнуллиннар, Айрат Шәмсетдинов бу эштә башлап йөрде. Изге эшкә иганәчелек итәргә теләүчеләр дә күп булды. Алар – авылыбыздан чыккан кешеләрнең балалары, оныклары, якыннары, – ди Рифкать абый.

“Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе техника белән ярдәм күрсәткән. Юл белән зират арасындагы бер өлеш – чокырлы мәйдан грейдер белән тигезләнгән. Киләчәктә бу урында Катмыш авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булганнарның исемнәре язылган һәйкәл урнаштырырга планлаштылар.

Фото - "мөслим-информ" архивыннан

 

– Авыл халкы зиратны карап тотуга бик җаваплы карый. Гөлләр бакчасы итеп тоталар дисәң дә, арттыру булмас. Чәчәкләргә су сибү өчен һәрвакыт канистрларда су тора. Зират йорты халыктан җыелган хәер-сәдака акчасына салынды, былтыр зират йортын профнастил белән тышладык. Халыктан акча сорап йөргәнебез юк, кешеләр үзләре мәңгелек йортны карап тоту өчен дип хәер итеп бирә, – ди Зәлфирә Зиннурова.

Зиратта узган өмәләрдә авыл халкы бик теләп катнаша. Җыештыру, үлән чабу эшләрен үз вакытында башкаргач, өмә үткәрү ихтыяҗы да калмый, ди Рифкать абый авыл халкының тырышлыгы турында.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев