Очар кошлар биеклегеннән
30 июль көнне Мөслим җирлегендә мавыктыргыч чара узды. Аны ТР көрәш федерациясенең Мөслим бүлеге һәм ”Азнакай-Аэро” хәрби-патриотик яшүсмерләр спорт аэроклубы оештырды.
Киләчәктә Мөслимнән дә оста пилотлар чыкмасмы әле!
Шуганка һәм Азнакай районының Тат.Шуган авыллары басуы чигендә ясалган махсус аэродромга А-22 аэропракты төште. Чарага мөслимлеләр генә түгел, күрше-тирә районнардан да килүчеләр шактый иде. Очучы-пилотлар Илдар Фазуллин, Рамил Гаязов, ветеран очучы Рәшит Шәфыйков белән теләгән һәркем әңгәмә корды һәм истәлеккә фотога төште. Өч километр биеклеккә күтәрелергә, аэропрактта очарга теләүчеләргә мондый мөмкинлек тә тудырылды.
– Биеклек һәм һава – минем стихия. 2017 елны Минзәләнең махсус аэродромында парашют белән дә сикергән идем. Бу күптәнге хыялым иде. Аэропрактта очу кабаттан эмоцияләремне яңартты һәм туган авылым Баланлыны очар кошлар биеклегеннән күреп, иң матур авылда туып үскәнемә тагын бер кат инандым, – ди әлеге чараны алып барган һәм күк гөмбәзен иңләгән район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Эльвира Гәрәева.
Шуганка авылыннан Тат.Шуган юнәлешендә 700 метр ераклыкта узган чара күкне гизүчеләр өчен аеруча истәлекле булды. Чараны башлап йөрүче һәм иганәчесе – ТР көрәш федерациясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Алгиз Корбановның район халкына беренче тапкыр гына сюрприз ясавы түгел иде бу.
– Мөслимдә өметле яшьләр бик күп. Алар төрле өлкәләрдә уңыш яулый. Киләчәктә Мөслимнән дә оста пилотлар чыкмас дип, кем әйтә ала?! Хәрби-патриотик рухта узган бәйрәм райондашларыбызга яхшы кәеф тә бүләк итте, мөслимлеләр һәм кайткан кунакларның җылы очрашу урыны да булды, – диде Алгиз Корбанов.
Очучы-пилот Илдар Фазуллинның дистә еллар һөнәренә тугрылыклы булганын да белдек.
– Дүртенче сыйныфта очучылар турында кинофильм караган идем. Һөнәргә мәхәббәт шул елларда барлыкка килде. Уку елларында китапханәдә очучылар турында булган бөтен китап-журналларны укып чыкканым хәтердә. Һава юлына мәхәббәт мине гомерем буена озата килә. Бүген бик күп яшьләрнең очучы буласы килүен күрдем. “Кайда укырга кирәк? Очучы булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?” – дип сорый егет-кызлар. Бу – куанычлы хәл, – ди Илдар Фазуллин.
Бу көнне аэропрактта очарга хәтта урып-җыю эшләреннән сорап киткән механизатор егетләр дә, мәдәният хезмәткәрләре дә шактый иде.
Чиксез киңлекләре, зәңгәр күк гөмбәзе, биеклеге белән сокландырган күк юлын имин үтеп кайту – пассажир өчен генә түгел, пилот өчен дә иң зур шатлык!
А-22 аэропракты – ике урынлы канатлары югары урнашкан җиңел очу аппараты. Двигатель капотыннан һәм кайбер пластик элементлардан кала, конструкция тоташ металлдан эшләнгән. Шассие өч терәкле. Кабинадан тирә-юньне күзәтү уңайлы.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев