Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

Диңгезләрне гизеп кайткан алар

Җирлегебездә төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-егетләрне бәйрәмнәре белән тәбрик итү традициягә әверелде.

 

31 июль көнне “Мөслим йөрәге”скверында Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Диңгездә хезмәт итеп кайткан ир-егетләргә район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм тәбрикләүләрен җиткерде.

– Бу көн – чын ир-атлар, Ватанның чын патриотлары, диңгез хезмәте романтиклары бәйрәме. Ватаныбызның тынычлыгын саклап хәрби бурычын үтәгән һәм бүгенге көндә дә хәрби хезмәт үтүче мөслимлеләрне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, рухи байлык телим! – диде район башлыгы.

Диңгез флотында хезмәт үткән мөслимлеләрнең җирлектәге җитәкчесе Ринат Исламов та тәбрикләүләрен җиткерде.

– Җирлегебездә бу бәйрәм дүртенче мәртәбә билгеләп үтелә. Юбилей елын киләсе елга мемориаль комплекста һәйкәл ачып тантана итәрбез, дип планлаштырабыз. Мөслимгә данлыклы якорь кайтып төшәргә тиеш, – диде Ринат Исламов.

Иске Карамалы авылында гомер буе укытучы булып эшләгән Марсель Юнысов бәйрәмгә оныгы белән килгән. Диңгез хезмәтеннән киеп кайткан 54 еллык формасын бу көнне оныгы кигән иде. Төньяк Амурда хезмәт иткән Марсель абый истәлекләре белән уртаклашты:

– Еллар үтсә дә, диңгез һавасы үзенә тарта. Диңгездә бер булган кеше андагы илаһи матурлыкны, чиксез киңлекләрне оныта алмый. Төшләргә керә, уйларны якты төсләргә күмә, яшәүнең кадерен белергә, җир җылысын тоярга өйрәтә диңгез хезмәте.

Бәйрәмне район үзешчәннәре чыгышлары бизәде. Сәнгатькәрләрне диңгезчеләр алкышлар белән каршы алды. Мөслимнең сәнгать мәктәбенә эшкә кайткан яшь белгеч Гөлнар Яббарова керәшен биюе белән һәркемнең игътибарын җәлеп итте.

– Хәрби-диңгез флоты көне ул – хәрби моряк исемен горур йөрткән, гомерен флотка багышлаган, шунда эшләгән, хәрби-диңгез флотын яраткан, традицияләрен хөрмәт иткән кешеләрнең төп бәйрәме. Бәйрәмебез котлы булсын! – диде Мәлләтамактан Разыйф Фазлыев.

Әйтергә кирәк, бәйрәмдә катнашучыларның күпчелеге Мәлләтамак авылы ир-егетләре иде.

– Матрос һәм старшиналар, мичманнар, офицерлар, генераллар һәм адмиралларның кадерле бәйрәме бу. Район җитәкчелегенең безне шулай хөрмәт итүе йөрәккә дәрт-дәрман өсти.  Киләчәктә дә хәрби хезмәт елларын диңгездә үткәргән якташлар белән аралашып яшәргә язсын! – ди диңгез хезмәтен узган Илһам Садриев.

Фотода М. Юнысов оныгы белән

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев