Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бездә шундый хәлләр бар

“Авыл утлары” газетасын көтеп алам!

– Мәгълүмат чараларында – тоташ негатив: үтереш, талаш, сугыш. Шуңа яңалыкларны карамыйм. Социаль челтәрләрдә дә шул ук хәл! Кайбер мәгълүмат чаралары “сары пресса”га әйләнеп бетте, укырга куркырсың.

– Мәгълүмат чараларында – тоташ негатив: үтереш, талаш, сугыш. Шуңа яңалыкларны карамыйм. Социаль челтәрләрдә дә шул ук хәл! Кайбер мәгълүмат чаралары “сары пресса”га әйләнеп бетте, укырга куркырсың. “Подписчиклар” санын арттырам дигәч тә инде!.. Ул мәгълүматның халыкка ничек тәэсир итүе турында уйлаучы бар микән? Менә үзебезнең район мәгълүмат чараларын яратам! “Авыл утлары” газетасын көтеп алам! Газета килгәч, аны уку өчен тарткалашабыз. Һәркемнең беренче булып укыйсы килә! Мөслим телевидениесе тапшыруларын да көтеп алабыз. Тапшыруларны гаилә белән җыелып карыйбыз. Мөслим тапшыруларын әти-әни белән дә, балалар белән дә курыкмыйча карарга була, оялып утырасы юк. Радионы сүндергән дә юк, дисәм була. Җәен бакчада эшләгәндә дә үзебез белән алып чыгабыз. Җирле мәгълүмат чаралары район тормышын яктыртуы, уңган, тырыш райондашларыбыз, хезмәт кешеләре турында язуы белән кадерле! 
 

Динара Сәлахова. 
Мөслим.

Фото- "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев