Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Оябыз әзер

Көтеп алган яз килеп җитте. Кояш ныграк елмая, көннәр җылына. Тиздән, бик тиздән безнең канатлы дусларыбыз – күчмә кошлар да кайтачак. Туган якка кайту белән алар оя корып, бәбиләр чыгарачак. Болар турында укытучы апа белән табигать белеме дәресендә сөйләштек.

Мин дә, игезәк туганым Әминә дә сыерчыклар килгәнен көтеп алабыз. Алар өчен безнең алма бакчасында берничә оя эленеп тора. Илсөя Нәсыйховна: “Укучылар, яңа оя ясап, мәктәп бакчасына элсәк, ничек булыр икән? Сыйныф бүлмәсе каршындагы агачлыкка куйсак, бик күңелле булыр иде”, – диде.

Язгы каникулга кайткач, әти белән сөйләштек тә бергәләп сыерчык оясын ясап та куйдык! Әтиебез бик оста безнең: оя матур, җиңел, җылы килеп чыкты. Бергәләп эшләве дә күңелле, табигать өчен дә файдалы, вакыт та әрәмгә узмый!

Тизрәк мәктәпкә барып, оябызны элеп куясы килә. Аңа иң матур, иң тырыш җырчы сыерчыклар керәчәк! Сыйныфташларым белән аларның бала чыгарганын, кошчыкларына җим ташыганын күзәтеп торачакбыз. Алар мәктәп бакчасында үсүче алма, чия, карлыган агачларын корткыч бөҗәкләрдән саклар.

Дуслар, сез әле оя ясарга өлгердегезме? Соңга кала күрмәгез!

Әмир Шәйхетдинов, Түбән Табын  интернат-мәктәбенең 1 сыйныф укучысы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев