Минем бабай – герой!
Мөслим гимназиясенең 4»В» сыйныфы укучылары яза
Батыр каһарман
Сугыш... Дәһшәтле һәм тетрәндергеч сүз. Бу сүзне ишетүгә һәркем курку хисләре тоя. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 80 ел вакыт узса да, аның белән бәйле хатирәләр өлкән буынның күңеленә тирән сеңеп калган.
Минем әбием үзенең әти-әнисе турында еш искә ала. Алар Бөек Ватан сугышын үз күзләре белән күреп, авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган. Ерак бабам – әниемнең бабасы Гыйләҗетдин Имамиев 1909нчы елның 21 маенда Иске Вәрәш авылында туган. Сугыш башлану белән беренчеләрдән булып фронтка киткән. Ул 1942-1943 елларда Курск дугасында булган канкойгыч сугышта катнашкан. Каты бәрелешләрнең берсендә минага эләгеп, контузия алган һәм хәбәрсез югалган. 1944 елны ул туган ягына кайта. Өметен өзгән гаиләсенә бу чиксез куаныч була.
Эшкә нык, тәвәккәл һәм бернәрсәдән дә курыкмаган бабам, авылга кайткач, җилкәсендәге ярасы бераз төзәлү белән колхозга эшкә чыга. Төрле тармакларда хезмәт куя. Бабам 1979 елда вафат була. Без аның турындагы хатирәләрне еш яңартабыз. Гаилә бәйрәмнәрендә, Коръән ашларында аның рухына дога кылабыз. Бабабыз – илебез тынычлыгы, якты киләчәк өчен гомерен, сәламәтлеген кызганмаган батыр каһарман. Без, аның балалары, оныклары, оныкларының балалары, – аның белән горурланабыз һәм аңа рәхмәт әйтәбез.
Тимур Хаҗиев.
Миләүшә Хәсәнова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев