Мин кулыма каләм алам
Балалар иҗаты

Мин кулыма каләм алам

Мөслим гимназиясенең 3в сыйныф укучылары иҗат җимешләре белән сөендереп тора. Балаларның әтиләре турында шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Минем әтием – фермер:
Тавык-әтәчләр карый.
Мин дә аңа булышам,
Кош-кортларны карашам. 

Илдан Муллагалиев.

***
Минем әти – агроном,
Басуларны тикшерә.
Көн дә басуда йөреп,
Игеннәрне үстерә.

Камил Шакиров.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Фото - "Мөслим -информ" архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев