Ихсанның үз шәһәре бар
Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә белем алучы Ихсан Нәбиев – талантлы, тырыш, максатчан укучыларның берсе. Ихсан кәгазьдән хыялындагы шәһәрне ясаган
Кәгазьдән генә эшләнсә дә, барысы да чынбарлыктагы кебек: мәктәп, мәчет, балалар бакчасы, поликлиника, күпкатлы йортлар, азык-төлек кибете, сәүдә үзәге. Әлеге шәһәрдә хәтта футбол да уйнарга була.
– Кәгазьдән макет ясау идеясе әбиләргә баргач барлыкка килде. Эшсезлектән телефон актарып утырганда, бер малайның кәгазь эшләнмәләренә тап булдым. Артык уш китмәле түгел. Мин бу малайга караганда матуррак, шәбрәк ясый алам, дип тотындым бу эшкә. Мактанып әйтүем түгел – мин үз эшемнән бик канәгать! Алга таба проектны тагын да камилләштерәсем килә, – ди Ихсан Нәбиев.
Ихсанның проекты масштаблы. Ул шәһәр төзелеше турында яңалыкларны телеграм каналында да чагылдырып бара. Укытучысы Эльмира Галиева да укучысы белән горурлануын яшермәде.
– Ихсан – бик үзенчәлекле, креатив идеяле егет. Эшен дәртләнеп, янып эшли. Аның кулыннан бөтен нәрсә дә килә! Бигрәк тә графика буенча рәсемнәре аерылып тора. Карандаш белән ясалучы бу төр рәсемнәрдә аның рухи дөньясы да чагылыш таба. Аның эшләрен җанлылык, үзгәлек бизи, – ди Эльмира Галиева.
Кәгазьдән шәһәр төзү уе эшсезлектән интеккәндә барлыкка килсә дә, егет кечкенәдән үк рәсем ясарга ярата, моториканы үстерүче шөгыльлләргә тартыла.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 10 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев