Якты булып, балкып торсын, Бүген – Әниләр көне!
Мөслим гимназиясе укучылары Әниләр көне уңаеннан иҗат җимешләрен юллаган
Иң кадерле кешем
Әни. Шушы бер сүзгә күпме җылылык, наз, мәхәббәт яшеренгән.
Әнием – минем өчен иң кадерле кеше. Аның исеме – Рушания. Ул – бик тырыш, кибеттә сатучы булып эшли. Эштән кайткач, өйдә тагын эш башлана: ашарга әзерли, керләр юа, өй җыештыра, сеңлемне карый. Миңа да дәресләремне карашырга вакыт таба. Бергәләп китаплар укырга да яратабыз. Мин дә аңа бераз булса да булышырга тырышам, сеңлемне карашам.
Әнием өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ярдәм кирәк булганда булышырга куша. Төпле киңәшләр бирә. Мин әнием кебек акыллы булырга тырышам. Әниемне бик яратам һәм аның һәрвакыт шат, сәламәт булуын телим.
Ризван Рәхимов, 5 “А” сыйныфы укучысы.
Әнием – алтыным!
Мин әниемне бик яратам. Ул – дөньядагы иң әйбәт әниләрнең берсе.
Әнием бар эшкә дә өлгерә: безгә дәресләр эшләргә ярдәм итә, тәмле итеп ашарга пешерә. Тиз генә кибетләрдә йөртеп кайта, матур киемнәр алып сөендерә. Һәр иртәне тәмле итеп чәйләр ясап куя. Озын чәчемне үрүче дә – әнием.
Минем сердәшем, киңәшчем дә – әни. Рәхмәтем аңа чиксез!
Әнием, сине кысып-кысып кочаклыйм, сәламәтлек, озын гомер телим. Бик яратам!
Сөмбел Тимергалиева, 5 “А” сыйныфы укучысы.
Бурычлымын гомергә
Әни – җирдә иң матур, иң якын, иң газиз кешеләрнең берсе. Мине якты дөньяга китергән, беренче елмаюымны, беренче адымнарымны күреп, беренче авазларымны ишетеп шатланган кеше ул – әнием.
Һәр балага да үз әнисе кадерле, ләкин минем өчен үземнеке – иң-иңе. Минем әнием – педагог. Аның бу сыйфатлары апам белән мине тәрбияләүдә нык чагыла. Кирәк икән, орышып, урынында безне яклый да белә. Аның яхшы киңәшләре, матур теләкләре, йомшак куллары, тәмле сүзләре, безнең өчен барысын да эшләргә әзер торуы яшәргә көч бирә. Кошлар өчен ике канат ничек кирәк булса, әниемнең җылы кочагы да миңа шулай кирәк.
Мин мәктәптән кайтуга, әнием тәмле ризыклар пешерә. Аның пешергән ризыклары телне йотарлык тәмле була! Гадәттә, табын янында бергәләшеп утырып ашыйбыз, чәй эчәбез, соңрак иркенләп сөйләшәбез, серләшәбез. Кирәк вакытта әниебез – безнең өчен чын мәгънәсендә ышанычлы дустыбыз да, чөнки аңа барлык серләребезне ышанып сөйләргә була, ә ул безне яхшыны – яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә, файдалы киңәшләрен бирә.
Минем әнием – иҗади кеше. Ул шигырьләр язарга, җырларга бик ярата. Әгәр миңа шигырь кирәк булса, мин аны интернет челтәрләреннән, китаплардан эзләмим, ә әниемнән яздырам. Аның күңел биреп язган шигырьләре миңа бик якын.
Әнием мине һәр кичне назлап, тәмле төшләр теләп йоклата, ә иртән “Хәерле иртә, кызым” дип, сөеп уята, мәктәпкә киткәндә уңышлы көннәр теләп кала. Нинди зур бәхет! Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар!
Әнием, мин сине бик нык яратам! Ярый әле мин – синең кызың, ә син минем әнием булгансың. Мин сиңа сокланам, синең белән горурланам, сине өзелеп яратам һәм сиңа бик рәхмәтлемен!
Беләм, сиңа рәхмәт сүзе –
Меңнән бер өлеш кенә.
Минем бурыч – синең алда,
Әни, гомер-гомергә!
Риана Минһаҗева, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Табигатьтә нинди һава торышы булуына карамастан, һәр иртә бүлмәбездә кояш нурлары балкый. Чөнки өебездә үз кояшыбыз – әниебез бар. “Әни” дип әйткәч, көн тагын да матурланган кебек тоела.
Минем әнием Гөлназ исемле. Без гаиләдә бишәү. Мин һәм абыйларым әниебезне бик яратабыз. Безгә әни гел ярдәм итә. Ул – өебезнең патшабикәсе. Әни өйне җыештыра, ашарга пешерә. Әниемә мин дә ярдәм итәм. Иртән мәктәпкә киткәндә, әнием: “Әйбәт укуыңны телим!” – дип озатып кала. Кайткач: “Көнең ничек үтте, балам?” – дип сорый.
“Әни” сүзе бик зур мәгънәгә ия. “Әни” дип дәшкәч, күңелгә җылылык йөгерә. Безгә әниебез бик кадерле! Аңа озын гомер, сәламәтлек, шатланып яшәвен телим.
Рүзәл Гыйздуллин, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Минем әнием Фирүзә исемле. Әнием минем өчен бик кадерле! Ул апаем белән мине бик нык ярата!
Әнием безгә тәмле ризыклар пешерә, сыйлап кына тора. Без кайтуга өйләр чиста, ашарга пешкән, бик рәхәт! Мин – әниемнең кечкенә булышчысы: өй җыештырам, савыт-саба юам. Әнием мине бик нык мактый.
Тиздән Әниләр көне җитә. Әниләр көне – матур, җылылык бөркелеп торган бәйрәмнәрнең берсе. Әниемә рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Без сине бик нык яратабыз, әнием! Бәхет, шатлык телим, беркайчан да авырма!
Ралина Бариева, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
Фото – «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев