Якты булып, балкып торсын, Бүген – Әниләр көне!
Мөслим гимназиясе укучылары Әниләр көне уңаеннан иҗат җимешләрен юллаган
Минем әниемнең исеме – Лилия. Ул – бик кадерле кешем.
Әнием безгә тәмле әйберләр пешерә. Мин дә аңа булышам.
Без гаиләдә биш бала: өч апам һәм бер апаем бар. Бишебезне карау, тәрбияләү өчен күпме көч кирәк!
Тиздән әниләр бәйрәме җитә. Мин әниемне бәйрәм белән котлаячакмын.
Әнием, сиңа сәламәтлек, бәхет-шатлык телим. Мин сине бик-бик нык яратам!
Сәмир Сабитов, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Әни... Бу өч хәрефле сүз үз эченә бик күп мәгънә сыйдырган.
Әнием Лилия исемле. Ул бик уңган безнең! Пешерә дә, җыештыра да, өй эшен дә эшләтә һәм эшкә дә йөри. Һәр көнне, эштән никадәр арып кайтса да, тәмле итеп ашарга пешереп, безне сыйларга да, мәктәп хәлләрен, укуыбызны сорашырга да өлгерә.
Без әниебезгә өчәү: апам, апаем һәм мин. Ул һәрберебез өчен дә борчыла, безнең кечкенә уңышларыбызга да сөенә. Мин әниемне бик тә яратам! Аңа чиксез бәхет, сәламәтлек телим.
Камилә Биккинина, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Минем әниемнең исеме – Руфия. Мин аны бик нык яратам!
Һәр көнне иртән торганда өйгә тәмле ис тарала. Бу – әниемнең эше. Ул иртәнге чәйгә тәмле әйбер пешереп куйган була.
Әни пироглар пешерергә, гөлләр үстерергә ярата. Мин дә, мәктәптән кайткач, аңа өй эшләрендә булышам.
“Әни” сүзе – бик кадерле сүз. Әниләр – безне тудыручылар, үстерүчеләр, дөрес тәрбия бирүчеләр, тормышта үз юлыбызны табарга булышучылар. Шуңа әниләргә рәхмәт әйтеп кенә торырга кирәк. Әниемә, мине үстергәне, төпле киңәшләр биргәне өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сәламәт бул! Мин сине бик нык яратам, газиз кешем!
Иркә Латыйпова, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Минем әнием Динара исемле. Ул миңа бик кадерле! Мин аны гаҗәеп дәрәҗәдәге яхшылыгы өчен яратам.
Әнием бик матур! Аның күзләре дә матур, чәчләре дә искиткеч хуш исле, куллары да җылы һәм назлы. Авырган чагымда ул кулларын минем маңгаема кую белән бөтен авыруым бетә.
Без – әнигә дүрт бала. Минем абыем, ике апаем бар, без барыбыз да – малайлар. Кызлары булмагач, без аңа өй эшләрендә дә булышырга тырышабыз. Бәләкәй апаем белән өйдә торса да, әни косметика компаниясендә эшләргә, кешеләргә матурлык өләшергә дә өлгерә.
Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт!
Данияр Сәетгалиев, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
***
Әнием! Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем.
Мин – бик бәхетле бала, чөнки янымда әнием бар. Әни – өйнең яме, яшәүнең мәгънәсе. Ул мине якты дөньяга тудырган, күкрәк сөтен биреп үстергән, йокысыз төннәр үткәргән.
Минем әниемнең исеме – Илфира. Ул безне йокыдан назлап, иркәләп уятучы да, мәктәпкә озатучы, кайнар ризыклар пешереп каршы алучы да.
Әнием пекарняда кондитер булып эшли, аның пешергән ризыклары нык тәмле! Өйдә апайларымны карарга да җитешә ул. Мин дә аңа булышам. Әниләрне ярату гына аз, аларның кадерен белергә, авыр сүзләр әйтмәскә, кушканнарын тыңларга кирәк. Алар беркайчан да начарлык теләми. Мин әниемә изге теләкләр генә телим.
Ивилена Тазова, 6 “Б” сыйныфы укучысы.
Руфия Латыйпова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев