Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Гаилә – бәхет ачкычы

Мөслим гимназиясенең 3 “В” сыйныфы укучылары гаиләләре белән таныштыра.

Гаилә ул – йолдыз кебек
Без гаиләдә биш кеше яшибез: әтием, әнием, энем Ранис һәм сеңлем Риана. Гаиләбезнең башлыгы – әтиебез, аның һәр сүзе безнең өчен катгый закон. Әтием үзе өйдәге эшләрне әнием белән киңәшләшеп башкара. Без бик матур ике катлы йортта яшибез. Безнең бәхетле балалачак өчен әти белән әни бар көчен куя. Без дә аларны тыңлыйбыз һәм һәрвакыт ярдәм итеп торабыз. Мин абый булгач, эне-сеңелләремне кайгыртам. Биш почмагы булмаса, йолдыз да килеп чыкмый. 
Ринас Хәсәнов.

Балык тотарга яратабыз
Безнең гаилә бик матур һәм тату. Без бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Һәрберебезнең үз эше, үз вазыйфалары бар. Без эшләрне дә бергә башкарабыз һәм бергә ял да итәбез. Бергәләп балыкка йөрергә яратабыз. Аның өчен алдан кармаклар әзерлибез, балык тотар өчен селәү җыябыз. Иртән үк җыелып юлга кузгалабыз. Көн кызуында су коенабыз, бераздан балык тотабыз. Аннан алып килгән ризыкларны тәмләп ашыйбыз. Безнең хәтта төн кунарга да калган бар. 
Роберт Галимарданов.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май санында укыгыз

Фото – Миләүшә Хәсәнованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев