Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Балалар иҗаты

Дамир Гыйльфанов. Мари Бүләр.

        Горурлык

Сөембикә манарасы –

Тирә-якның шөһрәте,

Милли җанлы күңелләргә

Рухи азык, хөрмәте.

 

Китап битләренннән укып

Аның шанлы тарихын,

Баш иябез, Сөембикә,

Йолдыз булып балкыйсың!

 

Манарабыз, син йөрәктә,

Зур бер тарих – үткән юлың.

Киләчәккә барып җитсен –

Теләк тели ул һәм кызың.

 

       Әниемә

Әниемнең җылы кочагын

Алыштырмам эссе җәйләргә.

Әни мәхәббәте мәңгелек ул,

Рәхәт мизгел сагынып сөйләргә.

Әниемнең назлы карашлары

Җылыта бит яннан киткәч тә.

Сүзләре, изге теләкләре –

Күңелемдә, онытмам һич тә.

 

       Сөенче

Бер түбәтәй конфет бирәм –

Миннән сезгә сөенче!

Кашка колын алып кайткан,

Мин – иң бәхетле кеше.

Ике күзе күмер кебек,

Маңгаенда – йолдызы.

Телен күрдем: бәп-бәләкәй,

Чия кебек кып-кызыл.

Әни матур тасма бирде,

Муенына урарга.

Әти белән күп уйладык:

Нинди исем куярга?

“Йолдыз”, – дисәк,

Күршедә бар,

“Кашка”, – дисәк – әнисе.

“Җил”, – дидек, җитез булсын,

Куып тотмасын берсе!

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев