Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Балалар иҗаты

Азалия Хәйруллина, Мөслим лицее укучысы

            Дәү бабам

Дәү бабам яшь вакытта

Комбайн иярләгән.

Гомер аты һәрбер елны

Иген кырын иңләгән.

Тыныч тормышта яшәү

Бабама тик язмаган.

Кырык бернең җәендә

Дошман сугыш башлаган.

Бабам киткән сугышка

Кырык өчнең язында.

Төз атучы булган ул

Ленинград янында.

Дошманга каршы көрәштә

Үз-үзен аямаган,

Бер бәрелеш вакытында

Бик каты яраланган.

Госпитальдә дәваланган,

Янә киткән зур яуга.

Ахыргача көрәшеп,

Җиңеп кайткан ул аннан.

Батыр булган бабаем

Орден-медальләр алган.

Шундый бабаем белән

Мин хаклы горурланам.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев