Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Балалар иҗаты

Адилә Низамова, Күбәк урта мәктәбе укучысы

Туган җирдәге бәхет

Туган-үскән илнең гүзәллеген

Читкә киткәч кенә аңлыйсың.

Читкә киткәч кенә уйланасың,

Әйбәт, начарларын

барлыйсың.

Читтә генә тоя беләсең син

Ил кадерен, икмәк тәмнәрен.

Читкә киткәч кенә сагындыра

Туган өйнең җылы түрләре.

Җиргә төшкәч, хәтта

орлык та бит

Үз туфрагын тоеп тишелә.

Үз җирендә үскән икмәк кенә

Яшәү көче бирә кешегә.

Үз илендә һәркем тойса иде

Нигез тәмен, яшәү авазын,

Безнең бәхет өчен көрәшкән

Әби-бабайларның газабын.

Туган илне кадерләсәк кенә,

Без – чын кеше, без –

чын каһарман!

Инде ничә буын күпме еллар

Илем тарафыннан зурланган.

Илем эчендәге милләтем дә:

“Мин – татар”, – дип ярсый,

талпына.

Татар иле булса, без татар ла,

Татар иле булса, без – батыр.

Яратырга кирәк туган илне,

Кешеләрне кирәк ярату.

Милләтең һәм илең өчен

Кирәк икән, кирәк җан ату.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев