Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Балалар иҗаты

Әнием бар шул минем!

Тат. Бүләр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары иң кадерле кешеләре – әниләре турында яза

Минем әниемнең исеме – Люзия. Мин әниемне бик яратам! Ул безгә тәмле ашлар пешерә, мин мәктәптән кайтуга тәмле ризыклар белән каршы ала. Мин тәмле итеп ашыйм, әнигә булышам. Минем әнием – дөньяда иң әйбәт, иң матур әни. Ул мине бик ярата. Миңа өй эшләрен эшләргә булыша. Мин, үз чиратымда, әти белән әнинең йөзен кызартмаска тырышам, алар әйткәнне тыңлыйм, тырышып укыйм. Мин әнием белән горурланам!
Марат Хафизов, 2 сыйныф укучысы.

***
Әни... Һәркем өчен иң кадерле кеше ул! Ул безне тудырган, җырлар җырлап бишектә тибрәткән. Беренче тапкыр “әннә” сүзен әйтүебезне ишетеп, тәпи китүебезне күреп шатланган. Әниләр – дөньяның яме. Миңа әнием бик кадерле! Аның исеме Гөлира. Ул Яңа Сәет балалар бакчасында эшли. Минем әнием – йомшак куллы, ягымлы сүзле, сабыр, тыйнак кеше. Мин әниемә кулымнан килгән кадәр булышырга тырышам. Әнием миңа дәресләр караганда булыша: аңламаган өлешләрен аңлата, сорауларыма җавап бирә. Әнием тәмле ризыклар пешерә. Без бергәләшеп тәмләп чәй эчәргә, серләшергә яратабыз. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ярый әле янымда әнием бар! Әниле булу – зур бәхет ул!
Гөлшат Садриева, 4 сыйныф укучысы.

***
Әни...Әнием! Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! “Әни”дип эндәшә алу – зур бәхет ул. 
Мин дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы, кочагына сыенганда: “Кызым  – күз нурым!” – дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар. Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. 
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да әнием кадерлеләрдән дә кадерле. Минем әниемнең исеме – Алисә. Ул Арыслан йолдызлыгы астында туган. Апаем Айгөл белән мине әти-әнием җылы кочакларында тәрбияләп үстерә. Мин аларның йөзләрен кызартмаска тырышам, тырышып укыйм, өй эшләрендә ярдәм итәм, кечкенә сеңлемне карашам. Мин әнием белән горурланам һәм киләчәктә дә аңа охшарга тырышам.
Назгөл  Шәнгәрәева, 2 сыйныф укучысы.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев