Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Җимешләре коелса

Чия белән слива күп чәчәк атып та, җимешләре өлгерми, коела. Сәбәбе нидә?

Сәбәпләр берничә. Шуның берсе – ябалдашларның куе булуы. Бу үз чиратында кояш нуры, яктылык җитмәүне китереп чыгара. Иртә язда, бөреләр чыкканчы, ябалдаш­ларны кисеп чыгыгыз. Икен­че сәбәп – дым җитмәү. Яз коры килсә, агачка чәчәк ат­канда һәм чәчәк атканнан соң су сибү мөһим, шул ук вакыт­та азотлы ашламалар кертергә кирәк. Әгәр дә агачлар әче туфракта үссә, аларның бо­такларын кисү дә, ашлама­лар кертү дә ярдәм итмәячәк. Моны болай үзгәртеп була: бер чиләк суда бер аш кашы­гы акбурны эретергә кирәк. Шушы суны үсемлекләргә 10- 12 көн саен берничә мәртәбә сибәргә кирәк. Кайберәүләр доломит онын куллануны хуп күрә – агачның кәүсә яны әйләнәсенең радиусыннан, бер квадрат метр җиргә 400 грамм исәбеннән алына.

Наилә Сәлахова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев