Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Хезмәтләрен хөрмәтләп

Күп еллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен бүләкләнүчеләр

Күп еллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен "Агромастер" җитештерү компаниясе механизаторы Минһаҗев Фәнис Әнвәр улы ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Агромастер" җитештерү компаниясенең генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиян улы - "Батыр" күкрәк билгесе һәм махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүче хәрбиләргә күрсәткән ярдәме өчен Коры җир гаскәрләре баш командующие вазифаларын вакытлыча башкаручы генерал-полковник А.П.Лапинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Агросәнәгать комплексы системасында күп еллык хезмәте өчен Мөслим районы авыл хуҗалыгы идарәсе кадрлар бүлеге консультанты Гәрәева Светлана Васильевна РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Агросәнәгать комплексы системасында күп еллык хезмәте өчен Мөслим районы башлыгы Хуҗин Альберт Роберт улы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Август-Мөслим" ашлык кабул итү предприятиесенең ашлык лабораториясе мөдире Шәймарданов Таһир Зөфәр улы, "Нуретдинов" КФХ шоферы Николаев Геннадий Валислович ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

"Август-Мөслим" агрофирмасы агроном-агрохимигы Андреев Рунар Андрей улы, "Туган як" агрофирмасы механизаторы Камалов Марат Азат улы, "Намус" агрофирмасы баш инженеры Мөхәммәтов Марс Мелес улы, "Исламов" КФХ механизаторы Бәдретдинов Искәндәр Таһир улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

"Август-Мөслим" агрофирмасының "Үрәзмәт" товарлыклы-сөтчелек комплексы электромонтеры Ризванов Фидаис Миргалим улы, терлекче Шәйхәйдаров Хәмзә Әнвәр улы, "Туган як" агрофирмасы баш инженеры Таҗиев Венер Ленар улы, "Исламов" КФХ механизаторы Сабиров Илнар Илһам улы, "Агромастер" ҖК конструкторы Мадышин Айдар Мирзаян улы, "Әюпов" КФХ механизаторы Дорофеев Владислав Владимир улы, "Авзалов" КХФ шоферы Фәттахов Фәнис Фәрит улы, "Шакирянов" КФХ җиткәчесе Шакирянова Лиза Муфаздал кызы район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев