Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабантуйда ат чабышлары

Сабантуйда ат чабышларының нәтиҗәләре белән таныштырабыз. Тулырак безнең «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз.

Юртакларның финал заездында беренче урынны Либенсон Ганновер кушаматлы аты белән Мәхмүт Баһаветдинов алды. Икенче урында Алигарх Чис аты белән Рамил Гыйльфанов. Гвардеец Фил юртагы белән Айдар Зиннуров – өченче, Падишаһ юртагы белән Фазаил Вәлиев дүртенче урынга лаек булды.

Олы яшьтәге юртаклар арасында беренчелек Падишаһ белән Фазаил Вәлиевтә булды. Икенче һәм өченче урыннарны Алигарх Чис аты белән Рамил Гыйльфанов һәм Парафин Чис юртагы белән Андрей Котков бүлеште.

Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә туган юртаклар арасында беренче өчлектә: Гвардеец Фил юртагы белән Айдар Зиннуров, Флип ФО юртагы белән Мәхмүт Баһаветдинов, Либенсон Ганновер белән Алмаз Колпаков.

2 яшьлек юртаклар арасында Парламент СИН аты белән Фазаил Вәлиевка тиңнәр булмады. Греноболь юртагы белән Мөхәммәтдин Хәертдинов – икенче, Модник белән Тимерҗан Нургалиев өченче урынны яулады.

Полукровка ат чабышларында Эмануэль юртагы белән Азамат Җиһангиров беренче урынны алды. Джали белән Салават Салихов – икенче, Сакэ кушаматлы юртагы белән Таһир Мөхәммәтов өченче урынга лаек булды.

Чиста канлы атлар чабышларында Дубай Шван аты белән Дарья Макаров, Тайди-мистик белән Валерий Солтанов, Шейх белән Артем Красновский беренче өчлекккә керде.

Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев