Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Сабантуй тора гел алыштан: теләгән һәр кеше ярыша (+фоторепортаж)

Ерак гасырлардан миллилекне саклап килүче бәйрәмне быел да зурлап билгеләп үттек.


Мөслим Сабан туе быел өченче тапкыр барлык уңайлыклары булган «Киләчәк» паркында узды. Бәйрәм башында халык күп булмаса да, төшкә таба 276 гектар мәйдан биләүче парк аллы-гөлле төсләргә күмелде: чарага 20 меңнән артык кеше килде. 
Читтә яшәүче райондашларыбыз да күп булды Сабан туенда. Күбесе гаиләләре белән кайткан. Мәртәбәле кунаклар да килде.
Сабан туен район башлыгы Альберт Хуҗин ачты. 
Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Коръән сүрәләре укып, дога кылганнан соң, бертөркем авыл хуҗалыгы хезмәтчәненә дәүләт бүләкләре бирелде. 
Бәйрәмнең тантаналы өлешен «Мөслим йолдызлары» парады төгәлләде. 
Тантаналы өлешне җирле үзешчәннәр концерты белән үрелеп барган милли уеннар, спорт ярышлары алыштырды. 
Өлкәннәрдән ерак түгел балалар көч сынашты. Традицион уеннар белән бергә, аларның үз ярышлары да бар
Уеннарда катнашырга җөрьәт итмәүчеләр Сабан туеның махсус кунаклары — «Болгар» радиосының «Иртәнге чәй» тапшыруын алып баручылар Эльвира Вильдан, Илнар Йосыпов, Рөстәм Гайзуллинның уен-көлке катнаш җор сөйләмен тыңлап хозурланды. 
Төш вакытында мәйдан бушап калгандай булды: халык ат чабышы карарга китте. 
Сабантуйның кульминациясе — әлбәттә, көрәш. Ул — озакка сузыла торган бәйге. Ярышта районыбызның иң көчле ир-егетләре бил алыша.  Бил алышу киеренке барды. Илгиз Исламов ярдәме белән көрәшчеләребезгә бүләкләрнең дә саллылары әзерләнгән иде шул! 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында

Гөлназ Җәлилова

Римма Афзалова, Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев