Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Өлкәннәр өчен Нәүрүз бәйрәме

Волонтерлар белән бергә Нәүрүз бәйрәмен каршы алабыз!

"Милли мәданиятләр һәм гореф гадәтләр елы" уңаеннан, төрле милләт бәйрәмнәренә, традицияларенә кызыксыну һәм хөрмәт уяту максатыннан Мөслим үзәкләштерелгән китапханә волонтерлары Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр.
Китапханә хезмәткәре Эльвира Мәгалимова яз бәйрәме турында матур әнгәмә корды. Карбикә белән Нәүрүзбикә бәйрәмдә әби-бабайларның күңелләрен күтәрделәр. Алар матур җырлар, шигырьләр, табышмаклар, әйтемнәр укып өлкәннәрне ял иттерделәр. Үзләре белән китап күргәзмәсе дә алып килеп оештырдылар.
Бәйрәм кайнар чәй, тәмле күчтәнәчләр белән дустанә атмосферада дәвам итте, дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев