Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Кыш бабай балаларны котлады

Кыш бабайның Яңа ел тәбрикләвеннән балаларыбыз да читтә калмады.

 27 декабрь көнне район мәдәният йортына Яңа ел һәм Кыш бабайны зарыгып көтүче балалар җыелды. Бәйрәм чарасына төрле авыллардан һәм мәктәпләрдән, илебезнең тынычлыгын яклап  махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең балалары, социаль яклауга мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар килде. Аларны иң элек район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде. Барсына да Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды. Шулай ук, балалар район мәдәният йорты үзешчәннәре әзерләгән “Яңа ел могҗизасы” дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаны карап хозурландылар.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев