Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Исәнсефтә бердәм халык яши

Исәнсефлеләр алтынчы ел рәттән Авыл көнен үткәрделәр

Исәнсеф авыл җирлеге олы авыл җирлекләренең берсе булып санала. Җирлек территориясенә Тат.Бүләр, Мари Бүләр, Яңа Сәет, Иске Сәет, Исәнсеф, Исәнсеф-Чишмә һәм Усаклык авыллары керә. Авыл җирлеге үзәге Тат. Бүләр авылында урнашса да, җирлек Исәнсеф исемен йөртә.

Тарих битләреннән күренгәнчә, Исәнсеф авылына беренче булып гаиләсе белән Исәнсафый дигән кеше килеп урнаша. Акрынлап бирегә башка гаиләләр дә күченеп килә башлый. Исәнсафый үлгәч, авылны аның исеме белән атаганнар: “Еллар үтү белән аны “Исәнсеф” дип йөртә башлыйлар, – дип сөйләнелә халык риваятендә. Авылда колхоз 1929 елның язында оештырыла башлый, аңа “Ленин бүләге” исеме бирелә. Колхозга 1596 гектар җир беркетелә, шуның 1382 гектары сөрүлек җирләре була. Соңрак “Сатурн” колхозы белән берләшеп, “Урожай” колхозы булып яши башлый.

Ул елларда авылда 170 хуҗалык гомер иткән, хезмәткә яраклы 210 кеше исәпләнгән. Авылдан Бөек ватан сугышына 130 кеше китә, 68 кеше сугыш кырларында ятып кала.

Бүгенге көндә Исәнсеф авылында 76 хуҗалык исәпләнеп, аларда 154 кеше гомер итә. Авылда кибет, медпункт һәм авыл клубы эшләп килә. Авыл халкы нигездә терлек асрап, кош-корт үстереп көн күрә. Күпчелек яшәүче халык урта һәм өлкән буын кешеләре. Шуңа да карамастан бүген авылда 150 башка якын мөгезле эре терлек, 173 баш сарык, 46 баш кәҗә бар. Авылга газ кергән, су бар, урамда утлар яна. Шуңа күрә дә авыл халкы канәгать һәм бердәм булып гомер итә.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 19 июль санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев