Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Бәйрәмнәр

Әниләр көне белән!

Бу атнада Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин котлавын җиткерде

Анда мондый юллар: “Җир йөзендә иң матур сүз ул – ӘНИ. Шул сүз белән телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әниләргә мәхәббәтебез, мәрхәмәтебез, ихтирамыбыз никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр сөенечлерәк һәм яктырак була.

Уллары һәм якыннары илебезнең бөтенлеге, иминлеге өчен көрәшүче аналарга рәхмәтебезне җиткерәбез һәм сезнең алда зур ихтирам белән башыбызны иябез. Төрле сәбәпләр белән ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган әниләргә дә рәхмәтебез барып ирешсен. Хөрмәтле әниләр! Игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Тормышыгыз шатлыклы мизгелләрдән генә торсын! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим”.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев